Шәһри Казан

Ана капиталы фактик инфляция буенча индексацияләнәчәк?

«Мондый карар дөрес һәм гадел булачак»

РФ Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда 2022 елда ана капиталын фаразлау буенча түгел, ә фактик инфляция буенча индексацияләү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Мондый карар дөрес һәм гадел булачак», — диде Дәүләт Башлыгы Федераль Җыенның түбән палатасы әгъзалары белән очрашуда. 

Россия лидеры фикеренчә, РФ Дәүләт бюджетында бу инициативаны гамәлгә ашыру өчен акча җитәрлек. Путин шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру кирәклеген билгеләп үтте.

Реклама

«Алдагы елларда безгә балалары булган гаиләләргә ярдәм итү бердәм системасын формалаштырырга кирәк», – дип тәкъдим итте ул һәм РФ Хөкүмәте бу бурычны хәл итүгә керешкәнлеген дә искәртте.

2007 елдан башлап Россиядә гаиләләр икенче балалары тугач яки уллыкка алганнан соң ана капиталы алу хокукына ия булды. 2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге ярдәм чарасы беренче бала тууга да кагыла. Ана капиталы күләме 2021 елның 1 гыйнварыннан 3,7 процентка артты.

Чыганак: https://trt-tv.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: