Шәһри Казан

Анапада ял иткәндә Казан кызы һәлак булган

Анапа шәһәрендәге курортта 8 яшьлек Казан кызы һәлак булган. Ул анда әти-әнисе һәм апасы белән ял иткән.

Реклама

Фаҗига якшәмбе, 9 июньдә, булган. Кызның Crazy Dance аттракционына утыргач хәле начараеп китә, аңа тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар. Тик бала табиблар килеп җиткәнче җан биргән. Кыз йөрәк өянәгеннән үлгән дип фаразлана. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: