Шәһри Казан

Анастасия Заворотнюкның сәламәтлеге турындагы соңгы мәгълүматлар билгеле булды

Анастасия Заворотнюк гомерлеккә параличланган булып калачак, дип хәбәр итә Mash порталы шәхси чыгаганы хәбәренә сылтама белән.

Өч айлык реабилитация узганнан соң да актрисаның сәламәтлегендә алга китешләр күзәтелми. Яман шеш аркасында баш миенең сул ярымшарында патология күзәтелгән. Башта уң кулы, аннары бөтенләй уң ягы параличланган. "Әлеге хәрәкәтсез ягы башка элеккеге хәленә кайтмаячак", - дип яза чыганак.

Реклама

Заворотнюкның гаиләсе аның сәламәтлеге турында аңлатма бирми, бары тик аның коточкыч авыру белән генә көрәшүе турында әйтәләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: