Шәһри Казан

Җанатар паспортын почта аша да алып була

Хәзер футбол фанатлары җанатар паспортын (Fan-ID) «Почта России» аша да алырга мөмкин. Паспортлар үз хуҗасына махсус заказ бирелгән кәгәзь тышлыкта бушлай киләчәк.

Әлеге хезмәт Россиянең 140 шәһәрендә күрсәтеләчәк. Почта бүлегеннән үзеңнең документыңны алу өчен паспортыңны күрсәтү дә җитә. Почтадан тыш җанатар паспортын махсус үзәкләрдә Мәскәү, Сочи, Казан, Калиниград шәһәрләрендә дә алып була. Тиздән Ростов-на-Дону, Волгоград, Саранск, Самара, Түбән Новгород, Екатеринбургта да Fan-ID алырга мөмкин булачак.

Реклама

Казанда җанатар паспортын Бауман урамындагы “Родина” кинотеатрында һәм Четаев урамы, 10 йорт адресы буенча алып була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: