Шәһри Казан

Анда моржлар рәсем ясый, аю аңын югалткан... (+видео, фото)

Удмуртия зоопаркын Россиядәге иң зур, иң матур, заманча зоппарклар рәтенә кертәләр.

Хайваннарның төрлелеге, күплеге белән Казан зоопаркыннан калыша кебек тоелса да, Ижевскидагы зоопаркта мәйдан бик иркен. Зоопарк 17,8 гектар мәйданны били. Зур вольерларда хайванның үзен дә табып булмый хәтта. Удмурт зоопаркын төзетү эшен Удмуртия республикасының элеккеге президенты Александр Волков үзе контрольдә тоткан. Зоопаркның эмблемасы - бүре. Керү ишеге янында ук кунакларны бакырдан коелган бүре сыны каршы ала. Бу бүренең тәпиенә кагылып теләк теләсәң, кабул була дигән ышану да яши икән әле. Беренче булып бүре тәпиенә Волков үзе кагылган, ди. Зоопаркның тагын бер үзенчәлеге - Атлантия моржы. Россиядә бары ике зоопаркта гына моржларны урнаштырып була икән - Мәскәүнекендә һәм Удмуртиянекендә. Хәзер биредә өч морж яши. Алар көненә берничә тапкыр тренерлары белән тамашалар күрсәтәләр: салмак көйгә бииләр, рәсем ясыйлар, туп уйныйлар, кул чабып, биттән үбеп тамшачыны шаккатыралар. Ә чалкан ятып йоклаган ак аюны күреп күпләр гаҗәпләнде. Кайсы үлгән, кайсы аңын югалткан, диде бу аю турында. Күпме көтсәк тә, кешеләр кычкырып, вольерны шакып карасалар да, аю йокысыннан уянмады.

Шунысы да игътибарга лаек, җирле закон нигезендә күп балалы гаиләләргә зоопаркка керү бушлай икән.

Реклама

Ижевск тормышы, андагы зоопарк турында тулырак репортажны газетабызның киләсе саннарында укый алырсыз.

Зоопарктан күренешләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: