Реклама
Төркиядә узган атнада ява башлаган кар әле дә туктамый. Аномаль кар яву нәтиҗәсендә, Истанбулның Атакёй районы тирәсендәге мәчетнең түшәме ишелгән.
Бу хакта dailysabah.com басмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, мәчеттә җеназа укыла торган булган. Мәчетнең түшәме бу көннәрдә күпләп яуган карны күтәрә алмау сәбәпле, ишелеп төшкән. Нәтиҗәдә, кимендә 1 кеше һәлак булган, дистәгә якыны җәрәхәтләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз