Реклама
Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, антибиотик сүзенең латинчадан тәрҗемәсе “яшәүгә каршы” дигәнне аңлата.
Исеменнән үк күренгәнчә, антибиотикларны үз белдеклегең белән генә кулланырга ярамый. Даруны эчкәч, начар микроблар белән бер рәттән яхшылары да зыян күрә. Кыскасы, антибиотик үзенә күрә агулы дару. Шуңа аны интернеттагы кайтавазлар укып кына түгел, табиб кушуы буенча, кирәкче чакта гына кулланырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз