Шәһри Казан

"Аны бик еш кимсетәләр иде": бер яшьлек бала әтисенең үлеме нечкәлекләре билгеле булды

Уфада үз фатирында үтерелгән Александр турында якыннары аның хатынына кул күтәрә ала торган кеше булуын инкарь иткәннәр.

Мәктәптә укыганда да аны бик еш кимсеткәннәр, чөнки ул иптәшләреннән кечкенә булуы белән аерылып торган.

13 октябрь көнне Александр исереп кайтып, хатынына ташланганлыктан, хатыны аны чәнчеп үтергән, дигән хәбәр таралган иде. Якыннары әлеге хәбәр белән килешеп бетми, чөнки аны бик йомшак, яхшы кеше, ди алар. Ә әлеге җинаятькә барган хатынына иң кырыс җәза бирүне таләп итәләр.

Реклама

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: