Шәһри Казан

Аш биргәнгә таш атмыйлар

Урман кешегә саф һава тарата, җиләк-җимешләре белән сыйлый. Без-шәфкатьсез җаннар аш биргәнгә таш атабыз.

Республикада 2010  елдан бирле “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акцияләре үткәрелә. Узган ел әлеге чарада 7 меңнән артык кеше катнашкан. Урманнар эченнән 3740 кубометр көнкүреш калдыкларын, корган һәм ауган агачларны җыеп, полигоннарга чыгарылган. Урман эчендә һәм читендә, елга һәм күл буйларында көнкүреш калдыклары өелеп ятуы, бер уйласаң, акылга сыймаслык хәл. Кызганыч, акыл үсешләре “кыргыйлыкта” калган “кешеләр” Табигать-Анабыз битенә пычрак ташлый.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйткәнчә, быел республикада “Татарстанның чиста урманнары” акциясенең язгы этабы 22 апрельдә башланды, чара 22 июньгә кадәр дәвам итә.

Реклама

Казанда 25 майда “Республика клиника сырхауханәсе” (Оренбург тракты,138) һәм Оптика-механика заводы (Липатов урамы,37) янындагы урманлыкларны чистарту акциясе була. Өмә 11.00 сәгатьтә башлана. Акциядә министр Равил Кузюров әйдаманлыгында Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, предприятиеләр коллективлары, студентлар һәм волонтерлар катнаша.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: