Шәһри Казан

Ашыгыч: Путин яңа мөрәҗәгать әзерли!

Хәзер Президент мөрәҗәгать текстын әзерли.

Россия Президенты Владимир Путин бүген сәгать 16.00 дән соң халыкка кабат мөрәҗәгать белән чыгачак, дип яза "РИА Новости", Путинның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песковка сылтама белән. 

"Хәзер Президент мөрәҗәгать текстын әзерли", - дип белдергән Песков. 

Реклама

Билгеле булганча, илдә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан, ил башлыгы 25 март көнне Россия халкына мөрәҗәгать белән чыккан иде һәм халыкны авырудан саклау, аларга ярдәм күрсәтү өчен чаралар тәкъдим итте. 

Башлыча, ил халкы 5 апрельгә кадәр ялга җибәрелде, Конституциягә үзгәрешләр кертү датасы үзгәртелде.

Фото: http://kremlin.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: