Шәһри Казан

Атна азагында һава торышы нинди булачак?

РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд ялларда һава шартларының нинди булачагын фаразлады.

“Хәзер бик кызык процесс бара ... Басым түбән, һава торышы күңелсез. Чәршәмбенең икенче яртысында яңгыр булы ихтимал. 8 апрель көнне исә Мәскәү циклон уртасында калачак. Болытлы булачак”, - ди Роман Вильфанд Үзәк Россиядәге һава торышы хакында.

Пәнҗешәмбе дә безне әллә ни кояшлы һава көтми. Басым гадәттәгедән 15-20 мм га түбәнрәк булачак. Ә җомга көнне ул күтәрелә башлаячак һәм бу һава температурасында да чагылыш табачак.

Реклама

"Шимбә көнне көндез 10-13, якшәмбе төнлә 0, көндез 15 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава 15 градуска кадәр җылына икән, яз җитте дияргә була”, - дип фаразларын җиткергән Роман әфәнде.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: