Шәһри Казан

Август аенда Казанда «Печән базары» узачак

17 һәм 18 август көннәрендә Казанның Кабан күле яр буенда «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак.

Чара программасында дизайн-маркет, лекцияләр һәм мастер-класслар, кинокуелышлар, экскурсияләр, фәнни һәм бию мәйданчыклары һәм концерт каралган.

Реклама

Теләге булган кешеләр фестивальгә милли киемнәрдән килә ала. Иң кечкенә кунаклар өчен аерым күңел ачу мәйданчыгы оештырыла, шулай ук фестивальдә секонд-хенд һәм фудкорт эшләячәк.

Фестиваль ике көн дәвамында 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр бара, дип яза Казан мэриясе сайты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: