Шәһри Казан

Августтан эшләүче пенсионерларның акчасы арта

Августтан 2014 елның 2-4 кварталларында эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләре артачак.

- Пенсия фонды эшләүче пенсионерларның пенсияләрен август аенда гадәттәгечә автоматик режимда кабат исәпли. Моның өчен Пенсия фонды бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел, - ди Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.

Реклама

Дөрес, пенсияләр бары пенсионерлар эшләгән оешмалар иминият чыгымнарын түләгән очракта гына артачак. Августта ясалачак индексация нәтиҗәсендә һәр эшләүче пенсионерның акчасы төрлечә артачак. Бу сумма кешенең хезмәт хакына, яшенә дә бәйле. Пенсионер акчасы күпмегә артканын үзе дә белә ала: әгәр пенсиясен өйгә китереп бирсәләр, бу сумма квитанциядә күрсәтеләчәк, кредит учреждениеләреннән пенсия алучылар мәгълүматны операция кассаларыннан сорый ала, Сбербанк, «Ак Барс» банкы аша пенсия алучылар банкоматлар аша квитанция бастыра ала, дип хәбәр итә Совет районы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: