Шәһри Казан

«Автомат түләүләр» ышанычлы

Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы халык арасында популярлаша бара. Былтыр­гы нәтиҗәләр буенча, татарстанлылар әлеге порталдагы хезмәтләрдән 60 миллион тапкыр файдаланган. Порталны халык өчен тагын да уңайлы итү максатында, «автомат түләүләр» дип аталган яңа система кертелде. Аның эшләү мөмкинлекләре, үзенчәлекләре белән матбугат конференциясендә Татарстанның премьер-министр урынбасары -мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов...

Татарстан дәүләт порталында барлыгы 230­дан артык электрон хезмәт һәм сервис туп­ланган. ЮХИДИ штрафларын, торак-коммуналь хуҗалыклар, балалар бакчасы өчен, салымнарны түләү, мәктәптә ашау картасын тулыландыру хезмәтләре - лидерлар рәтендә. Әлеге хезмәтләрне тагын да камилләштерү өчен, аларны автомат режимда түләүгә күчерү мөмкинлеге булдырганнар. Моның өчен банк картасын дәүләт порталына тоташтырырга кирәк. Ягъни теге яки бу хезмәт өчен түләргә кирәк булганда, банк картасындагы акчалар автомат рәвештә алынып барылачак.
- Автомат рәвештә алына торган акча суммасын кеше үзе көйли ала, әйтик, билгеле бер суммадан артыграк алмасын дип чик куярга була. Бу режим бик уңайлы, ЮХИДИ штрафларын түләгәндә аеруча да җайлы, еш кына штрафларны вакытында түләргә онытабыз. Быел яңа кагыйдәләр нигезендә, ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түлисең икән, 50 процентлы ташлама каралган. Шуңа да штрафны вакытында түләү мөһим. Портал монда ярдәмгә килә, барысы да ышанычлы, - ди Роман Шәйхетдинов.

Бу сервиска тоташу өчен, порталда теркәлгән шәхси кабинетыңдагы махсус төймәгә басу да җитә. «Ак Барс» банкы, порталның үзендә биш минут эчендә ясарга мөмкин булган виртуаль карталар ярдәмендә, хезмәтләрне комиссиясез түләргә була. Ә менә башка банк карталарыннан 2 процент күләмендә ­комиссия алыначак. Виртуаль карта күпмедер дәрәҗәдә электрон янчыкны хәтерләтә. Анда даими рәвештә акча күчереп торырга кирәк булачак.

Реклама

Хезмәт хакы килүгә, аны ипләп җыеп куярга өйрәнгән халык «автомат түләүләр»гә акчасын ышанып тапшырырмы? Еш кына счет-фактурада күрсәтелгән сумма хуҗаны канәгатьләндерми, әйтик, торак-коммуналь хуҗалыклар өчен билгеләнгән сумма буенча идарә итү компаниясенә барып аңлашып йөрергә туры килә. Интернеты булмаган пенсионерлар бу хезмәтләрдән ничек файдаланыр? Журналистларның сорауларына Роман Шәйхетдинов, куркырлык берни дә юк, дип җавап бирде.

- Пенсионерлар чынлап та электрон хезмәтләрдән файдаланучылар арасында иң аз процентны тәшкил итә. Ләкин киләчәк өметле. Мин үзем, мәсәлән, пенсионер булгач та, дәүләт хезмәтләреннән файдаланачакмын. Эстониядә бөтен подъезд электрон портал аша түләсә, коммуналь хезмәтләргә 10 процент ташлама вәгъдә иткәннәр, бездә дә кызыксындыру юлларын эзләргә кирәк, хәер, бу уңайдан IT чемпион бәйгесе бар. Ә квитанциядәге сумма канәгатьләндермәгән очракта, түлисе акчаны киметергә, арттырырга мөмкин. Теге яки бу хезмәт өчен акча алыныр алдыннан, кешенең телефонына смс-хәбәр дә килә. Кыскасы, кеше рөхсәтеннән башка акча күчерелмичә тора.Түләүләр тарихы да порталда саклана, - ди министр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: