Шәһри Казан

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 мәйданчыкта казанлылырны көтә

Казанда авыл хуңалыгы ярминкәләре гөрли. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча азык-төлекне түбәндәге 9 сату ноктасында алып булачак, дип хәбәр итә kzn.ru:

Авиатөзелеш районында Ленинград урамы, 27 адресы буенча урнашкан "Бәхетле" кибете янындагы территориядә;.

Вахитов районында Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы территориядә һәм шулай ук Тинчурин урамы, 13 адресы буенча "Иске шәһәр" префектурасындагы мәйданчыкта;

Киров районында Краснококшайск урамы, 152/2 адресы буенча "Җиләк бистәсе (Ягодная слобода)" сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта һәм Ильич урамы, 1 адресы буенча "Тимерьюлчылар" мәдәният сарае артында;

Мәскәү районында Коләхмәтов һәм Восстания урамнары киселешендәге мәйданчыкта, ягъни "Пятерочка+" супермаркеты каршындагы территориядә;

Яңа Савин районында Ямашев проспекты, 71а адресы буенча урнашкан "Бәхетле" сәүдә үзәгенең парковка урыннары өчен каралган мәйданчыкта;

Идел буе районында Җиңү проспекты, 48а адресы буенча урнашкан "Чулпан" мәдәни үзәге каршындагы мәйданда;

Совет районында "Казан" агросәнәгать паркында (Аграр ур.,2) һәм Дәрвишләр бистәсендә "Дәрви" базары территориясендә (Липатов ур.,7).

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: