Шәһри Казан

Авыл ул авыл хуҗалыгы гына түгел

Татарстан Дәүләт Советында авыл халкының активлыгын арттыру, авыл җирлекләрен үстерү һәм кече фермерлык хуҗалыкларына ярдәм итүгә багышланган җыелышта шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итү ысуллары хакында фикер алыштылар.

Үзе дә күп еллар авыл хуҗалыгы өлкәсен җитәкләгән, хәзер исә республика парламенты рәисе урынбасары вазифасын биләгән Марат Әхмәтов фикеренчә, авыл ул авыл хуҗалыгы гына түгел, ә зуррак төшенчә.
– Безнең бурыч — шәхси ярдәмчел хуҗалык­ларга ярдәм итүне тагын да арттыру һәм авыл җирлекләрендә хезмәт активлыгын үстерү. Авыл тормышының күпкырлы булуы барлык министрлыкларның һәм идарә тармакларының бердәм көч куюын таләп итә, – ди Марат Әхмәтов.

Реклама

Аның сүзләренчә, авыл «картая», яшьләр авылдан китә. Татарстанлыларның бары 23,3 проценты гына авыл җирендә яши. Соңгы елларда исә авылларда халык саны тагын 2,4 процентка кимегән.

Быелның август аенда авылларда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү буенча Теләче, Аксубай, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында зона җыелышлары узган. Анда катнашкан авыл халкы 100дән артык соравын һәм 40лап тәкъдимен дәүләт җитәкчеләренә җиткергән. Әлеге мәсьәләләрне киләсе ел башына кадәр чишү таләп ителә.
Ел саен республика бюджетыннан кече ярдәмчел хуҗалыклар (шәхси ярдәмчел хуҗалык, крестьян-фермер хуҗалыгы, гаилә фермалары һәм башкалар) үсешенә 2 млрд сум акча бүленә. Моннан тыш, фермерларга ярдәм итә торган  20дән артык  форма гамәлдә.

Л. МИНСАФИНА
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: