Шәһри Казан

Авылда эшләүчеләрнең хезмәт хакы артырмы?

1 гыйнвардан гамәлгә кергән канун нигезендә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы 11 280 сумнан ким булырга тиеш түгел.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, әлеге вакытта тармак хезмәткәрләренең уртача эш хакы ил икътисадындагы гомуми күрсәткечнең 66 процентын тәшкил итә. Бу сан тармак буенча тулаем алганда, ягъни эшкәртү сәнәгатен дә кертеп, аена 24 900 сум тәшкил итә. Хуҗалыкларда исә ай саен 22 400 сум түләнә.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада тармак буенча уртача айлык хезмәт хакы, 2017 ел белән чагыштырганда, 6 процентка арткан, хезмәт җитештерүчәнлеген 5 процентка арттыру хисабына 1 хезмәткәргә акчалата керем 1,8 млн сумны тәшкил иткән.
– Бу безнең тармак өчен уңай билге, – дип билгеләп үткән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – Шул ук вакытта авыл хезмәткәрләренең хезмәт хакы икътисад буенча уртача күрсәткеч белән 66 процент дәрәҗәсендә кала.
Гомумән алганда, Идел буе федераль округы буенча авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 20,8 мең сум тәшкил итә. Татарстан бу күрсәткеч буенча Пенза өлкәсе, Мари Эл, Мордовия, Самара һәм Киров өлкәләреннән соң 6нчы урында тора.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 гыйнвар 2019 - 21:02
    Без имени
    Нинди 11000 сум булсын ди инде???Хэрбер скотник 100лэп мал карый хэм нихаять аена дурт биш мен сум акча ала.анысын да ярты ел узгач.каян тапканнар тагын ул цифрны ,имеш егерме ике мен имеш .колке