Шәһри Казан

Авылдагы хезмәт хакы шәһәрдәгегә тигезләнерме?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр шимбә Хөкүмәт йортында җыелыш үткәрә. Шундый җыелышларның берсендә республика җитәкчесе авыл җирлекләрендә хезмәт хакы мәсьәләсен күтәрде.

Аның сүзләренчә, кайбер авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт хакы билгеләнгән яшәү минимумына да тулмый.  
– Авыл җирлекләрендә уртача хезмәт хакы канун тарафыннан билгеләнгән нормаларга туры килергә тиеш, – ди Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыкларын бу мәсьәләне үз контрольләренә алырга өндәде.
Танылган блогер, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы Василий Иванов сүзләренчә, аларда хезмәт хакын ай саен түләп баралар, тоткарлыклар юк.
– Республика буенча уртача хезмәт хакын түләп барсалар, без бик шат булыр идек, әлбәттә. Кыш айларында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш әллә ни күп түгел. Техника ремонтлау, вак-төяк эшләр генә. Шуңа акчасы да күп чыкмый инде. Сезон вакытында эше дә күп, акчасы да ярыйсы түләнә, – ди Василий Иванов.

Реклама

PS.: Татарстанда минималь хезмәт хакы 12 130 сум тәшкил итә.

Лилия МИНСАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: