Шәһри Казан

Аяз Гыйләҗевның әсәрен Венгриядә укый башладылар

Күптән түгел генә Венгриядә Аяз Гыйләҗевның "Ягез, бер дога!" дигән китабы венгр теленә тәрҗемә ителеп чыкты. Китапның тиз арада тәрҗемә ителүе Казан дәүләт федераль университетының филолгия һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәрен дә гаҗәпләндергән.

Реклама

Аның директоры Рифат Җамалетдинов 24 февральдә Будапештта китапны тәкдир итү кичәсе булуын җиткерде. Ул бүгенге көндә институтта галимнәрнең төрле проектлар эшләве белән таныштырды. Доцент Миләүшә Хәбетдинованың Аяз Гыйләҗев әсәрләренең алты томлыгын туплавын һәм аларны чыгаруда Мәдәният министрлыгы матди ярдәм итүен әйтеп узды. Киләчәктә Будапешт университеты белән элемтәләр булдырырга ниятләвен дә җиткерде директор.

Мин әдәбият өлкәсендә дөньяга чыгара торган йолдыз эзләдем. Һәм Аяз абыйның иҗатына тап булуым белән бәхетле. Әлеге китапта татарның үткәне, киләчәккә васыяте урын алган. Аяз абый лагерь турында гына язмый, татарга дога укый. Китапны Андрош Шопрони белән Юдит Виртен тәрҗемә иткән. (Андрош Достоевский, Толстой, Чехов әсәрләрен дә тәрҗемә иткән кеше). Ул интернет белән эшли белмәү сәбәпле, тәрҗемә эшенә алынмады. Аның мөхәррире булды. Венгриядәге «Әлифба» татар җәмгыяте идарә рәисе Рита Хәсәнова тәрҗемәчеләрне тапты, - ди Миләүшә ханым.
Әлеге китап белән Рита Хәсәнова журналистларны таныштырды. Ул Голгоциның кереш сүзе белән ачыла. Соңгы битләрендә Аяз Гыйләҗев турында да мәгълүмат бирелгән.

- Китапны чыгаруда "Гулаг" фонды ярдәм итте. Ул 25 мең еврога төште. Китапның 2 ай ярым эчендә чыгуына үзебез дә гаҗәпләндек, - ди Рита ханым. Ул моннан берничә ай элек кенә Аяз Гыйләҗев белән Гулаг лагерьларында бергә булган Арпад Голгоциның Казаннан җылы тәэсирләр белән кайтуын да җиткерде. Аңа Казан бик ошаган. "Безнең Казанда яңа гаилә барлыкка килде", дип сөенечләре белән уртаклашкан.

Китапның тышлыгына килгәндә, аның рәсемен Мансур Гыйләҗев сайлаган.

- Тышлыкта Арпадның лагерьда ясаган рәсеме, без аны бик уңышлы дип санадык. Биредә әти турында әйтеп узасым килә. Әти язмышы катлаулы булса да, зарланмады. Мин элек, ничек шулай лагерь елларын сагынып була, дип гаҗәпләнә идем. Аның китабын укыгач, аңлый башладым. Арпад Голгоцины күргәннән соң тагын да тирәнрәк аңладым. Минем Арпад кебек кеше үз гомеремдә күргәнем юк иде. Әтиебез өчен шундый дус булу зур бәхет булган. Мин Арпад турында документаль фильм төшерергә кирәк, дип уйлыйм. Аның белән шөгыльләнә дә башлаячакмын, - дип сөйләде Мансур әфәнде.
Халык шагыйре Рәдиф Гаташ та Аяз Гыйләҗевның дөнья аренасына чыгуына шатлануын белдерде.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: