Шәһри Казан

Айдар Фәйзрахмановның тормышы иптәше вафат

Мәрхүмәне бүген Арча районы Урта Бирәзә авылында җирлиләр.

Озакка сузылган каты авырудан соң, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә Габделхәй кызы Фәйзрахманова вафат булды. Бу хакта филармониянең матбугат үзәге хәбәр итә.

Реклама

2020 көзендә ана 60 яшь туласы иде. Мәрхүмәне бүген Арча районы Урта Бирәзә авылында җирлиләр.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 11 июль 2020 - 23:25
    Без имени
    Эййй , бигерэк жэл.Бер мэктэптэ укыган идее.