Шәһри Казан

"Азан" радиосы да ябыла?!

"Азан" радиосы ябылу турында мәгълүмат расланмаган, радио эшләүдән туктады, бүтән сөйләми дигән әйбер юк - радионың баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

Реклама


Аның сүзләренә караганда, радионы ябу турындагы сүз чыгуы бюджет белән бәйле. "Бу бит инде күбрәк хосусый структура, моңа кадәр "Хозур" нәшрияты хисабына эшләде дияргә була. Алга таба аның эшчәнлегенә бюджетта чыгымнар каралмаган, шуңа күрә шундый сорау туды. Әмма, һәрхәлдә, 1 мартка кадәр радио элекке эшчәнлеген дәвам итә, шуңа күрә әле вакыт бар. Ләкин мәсьәлә хәл ителмәсә, яңа тапшырулар эшләп булмаячак. Ничек кенә булмасын, 1 марттан соң да ул иске тапшырулар белән калачак, эфирдан югалмаячак, тик тапшыруларны кабатлау белән генә ерак китеп булмый бит", - ди Илнур Фәйзрахманов.

Искәртеп үтик, радионың төп контенты - тапшырулар. Радиода биш кеше эшли.

Редактор дин әһелләренә дә өмет баглый. "Алда корылтай, мөфти сайлаулары, пленум. Имамнар да радионы үстерергә кирәк дигән фикерне куәтли. Шуңа күрә уртак фикергә килеп, бер чарасы күрелер дип ышанабыз, өстәвенә аудио, видео төшерү буенча заказлар да бар", - ди ул.

Илнур Фәйзрахманов радионың үз аудиториясе өчен әһәмиятен билгеләп үтеп: "Бүгенге көндә шушы юнәлештә эшләүче радиостанцияләр юк. Интернетта гына түгел, FM га чыкса да начар булмас иде. Монда аның кирәксезлеге турында сүз булырга да мөмкин түгел, көн саен 8 меңгә кадәр кеше кереп тыңлап, үзенә мәгълүмат ала, төркемнәргә язылып карап баручылар бар икән, димәк кирәк. Икенче мәсьәлә, аның бөтен кеше тыңлый алырлык булуы. Хәзерге вакытта без бар кешегә дә ишеттерә алмыйбыз. Беренчедән, бу финанслар белән бәйле, икенчедән, шушы идеяне якларлык әйдәп баручы шәхесләр кирәк. Шул ук депутатлар, җитәкчеләр арасында булсынмы..." - диде баш мөхәррир.

Илнур Фәйзрахманов әйтүенчә, узган ел дәвамында радионың 2 млн. 100 мең тыңлаучысы булган. "Бу сайтка реаль керүчеләр, тыңлаучылар саны. Халык әле игътибар гына итә башлады, шуңа күрә киләчәге булыр дип ышанам. Җитәкчелек бу юнәлештә эшли, безгә инде көтәргә генә кала", - ди әңгәмәдәш.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Балык кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 6 декабря 2017 в 11:36
    Назгөл Дибаеваның Илфак Шиһаповка тапшырылмаган хатлары: «Китмә, аңлат миңа...» Ул инде ярты ел безнең белән юк... 29 ноябрь көнне хезмәттәшебез, якын дустыбыз, искиткеч талантлы шәхес Илфак Шиһаповның үлеменә ярты ел булды. Шул вакыт эчендә аны уйламаган бер көн булдымы икән? Менә ишекләрне киң итеп каерып ачып килеп керер, көр тавышы белән бүлмәләрне тутырыр, «Үзең ничек соң?» – дип, һәрберебезнең хәлен сорашып чыгар кебек.
    967
    1
    8
  • 6 декабря 2017 в 10:17
    Яңа ел бүләге сайлаганда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ Яңа ел якынлаша, кибет киштәләре төрле тәм-томнар белән тулган. Әле вакыт җитәрлек булса да, күпләр хәстәрен күрә башлады, бүләк әзерлиләр.
    177
    0
    0
  • 6 декабря 2017 в 11:58
    Михаил Серяков: «Без телгә хөрмәт белән карыйбыз» Кайбыч районында төрле милләт вәкилләре яши. Биредә татарлар – 67, руслар – 26, чувашлар 5,3 процентны тәшкил итә. Районда 17 мәктәп исәп­ләнә. Һәм бер генә ата-ана да татар телен өйрәнүдән баш тартмаган.
    177
    0
    0