Шәһри Казан

Бала бармаксыз кала язган. Мәктәпне ни көтә?

Бармагын өздерә язган бала укучы мәктәпкә прокуратура үз карарын чыгарды.

Әлеге хәл бер атна элек 57нче мәктәп территориясендә булган. 8 яшьлек малай баскетбол мәйданындагы коймага менеп, чыгып торган чыбыкка эләгеп эленеп калган. Нәтиҗәдә бала кул җәрәхәте белән хастаханәгә илтелгән, аңа ашыгыч рәвештә операция ясаганнар.

Реклама

Прокуратура тикшерүеннән соң, мәктәпнең спорт мәйданын тиешле дәрәҗәдә карамавы ачыкланган. Мәктәп җитәкчелегенә спорт мәйданын төзекләндерү һәм вазыйфаи затларны җаваплылыкка тарту йөкләнелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: