Шәһри Казан

Бала гәүдәсе белән табылган пакетта кибет чегы яткан

Тикшерүчеләр елга ярында, эчендә яңа туган сабый гәүдәсе яткан пакетка тап булганнар. Пакетта касса чегы да булуы сабыйның әнисен ачыкларга ярдәм иткән.

«Сатып алынган товар чегының мәгълүматларын тикшергәндә Минусинск шәһәрендә яшәүче бер ханымның банк картасы ярдәмендә әйбер сатып алуы ачыкланды. Карта номеры буенча кешесен табуы авыр түгел. Молекуляр-генетик суд экспертизасы хатынның мәрхүм баланың анасы булуын раслады», – дип яза РИА «Новости» Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсенә таянып.

 Вакыйганың очына чыкканчы тикшерүчеләр ике айга якын җентекле эш алып барган. Шул көнне кибеткә 60лап хатын-кыз кергән булган, аларның һәрберсенең шәхесен ачыклап, сораштыру үткәргәннәр.

 Сабыйның мәетен табу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта хокук сакчылары фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклый.

Реклама

Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru

Фото:pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: