Реклама
Без Шуртыгин урамында яшибез. Балабызны якындагы мәктәпкә - Инженерлар лицеена беренче сыйныфка укырга бирергә теләгән идек тә, кабул итмәделәр. Уку түләүле дип аңлаталар. Безгә нишләргә? Кәримовлар гаиләсе, Казан. Совет районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Венера Нуреева монда ниндидер аңлашылмаучанлык кына килеп чыккандыр дигән фикердә. - Инженерлар лицеенда уку түләүле түгел. Анда...
Без Шуртыгин урамында яшибез. Балабызны якындагы мәктәпкә - Инженерлар лицеена беренче сыйныфка укырга бирергә теләгән идек тә, кабул итмәделәр. Уку түләүле дип аңлаталар. Безгә нишләргә?
Кәримовлар гаиләсе, Казан.
Совет районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Венера Нуреева монда ниндидер аңлашылмаучанлык кына килеп чыккандыр дигән фикердә.
- Инженерлар лицеенда уку түләүле түгел. Анда бары дәресләрдән соң, укучыларга түләүле өстәмә хезмәтләр тәкъдим ителә. Территориаль бүленеш буенча Шуртыгин урамында яшәүчеләр чынлап та Инженерлар лицеена карый. Тик әгәр ата-ананы бу белем бирү учреждениесендәге шартлар канәгатьләндерми икән, ул башка мәктәп тә сайлый ала. Киләсе уку елында XXI гасыр торак комплексында яңа мәктәп сафка басар дип уйлыйбыз. Теләгән балалар анда да укырга килә ала. Шулай ук Шуртыгин урамында яшәүчеләрнең 126нчы мәктәптә белем алу мөмкинлеге дә бар. Ничек кенә булмасын, 1 сентябрьгә бер генә бала да мәктәпсез калмаячак, - ди Венера Нуреева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз