Шәһри Казан

Сабыйлар Ватанны ясый

12 июнь – Россиянең туган көне көнне башкалабыз Казанда һәм республикабызда шактый чаралар узды. Аларда, өлкәннәр белән бергә, сабыйлар да катнашты.

«Ривьера» күңел ачу комплексында «Балалар илне ясый» дигән XIII республика рәсем конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Дәүләт радиокомитеты, «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә инде унөченче тапкыр үткәрелә торган бу яшь талантларны ачу ярышында ай ярым дәвамында республикабызның барлык шәһәр һәм район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Аларның саны шундый күп. Һәр рәсемдә әти-әни, кояшлы күк кенә булырга тиеш кебек булса да, кайбер рәсемнәрдә тормыш проблемаларын да сурәтләргә тырышканнар: ябылган мәктәпләр, кешеләре китеп беткән авыллар шулай ук альбом битләренә «менгән». Быел ул дүрт номинация буенча үтте. Беренчесе Россиядә бара торган Театр елына багышланса, икенчесе Татарстандагы Эшче һөнәрләр елын үз эченә алды. Өченче номинация – юллардагы куркынычсызлыкка, дүртенчесе Татарстан телевидениесенең (ДТРК) 60 еллыгына багышланган иде. Җиңүчеләр башта районнарда билгеләнеп бүләкләнгән. Иң оста рәсем ясаучы талантлыларны Казанда да сюрпризлар көтә иде. Аларга бәяне, рәссамнар белән бергә, депутатлар да биргән. Инде менә нәтиҗә ясарга башкалабызга җыелганнар. Кайлардан гына юк алар: Буа, Аксубай, Чүпрәле, Әлмәт, Лаеш, Бөгелмә һәм, билгеле инде, Казан.
Җиңүчеләр үз бүләкләрен Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм «Бердәм Россия» партиясе депутатлары кулыннан алдылар. Юл иминлегенә багышланган номинациядә җиңүчеләрне Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Линар Габдрахманов һәм Рифкать Нургали улы Миңнеханов котлады.

Реклама

«Балаларыбызның шундый талантлы булуларын күреп сөендек», – диделәр өлкәннәр. Балалар үзләре дә шатлык хисләре кичерделәр. Әлмәт кызы, телевидениенең 60 еллыгына багышланган номинациядә III урын алган София Иванова телестудияне ясаган булган, атаклы диктор Дмитрий Второв белән фотога да төште. Конкурста катнашып җиңү яулаган 18 малай һәм кыз, аларның әти-әниләре өчен Россиянең туган көне иң шатлыклы бәйрәм булып истә калыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: