Шәһри Казан

Балалар ишегалларын гөрләтә (фоторепортаж)

Казанның Совет районында урнашкан "Балалар академиясе" балалар иҗат үзәге еш кына төрле чаралар, бәйрәм концертлары үткәреп тора.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан алар ишегалларында да бәйрәмнәр оештыралар. Бу алар өчен традициягә әйләнгән. 15 елдан артык Совет районы халкына бәйрәм рухы өстәп, ачык һавада концерт куя икән алар. Кичә исә "Балалар академиясе"ндәгеләр Космонавтлар урамы 2нче йорт ишегалдын гөрләттеләр. 20ләп катнашучы сугыш тематикасына, башкалабыз Казанга багышлап җырлар, төрле биюләр башкарды. Укучылар гына түгел, үзәктә белем бирүче педагоглар да теләп катнашты бу чарада. Совет районының 20нче гимназиясе ярдәме белән "кыр кухнясы" да оештырылган иде. Салкында туңганнарны кайнар чәй, тәм-томнар белән сыйладылар. Шулай ук Җиңү көне уңаеннан "Чемодандагы музей" лар да бар иде. Сугыш елларыннан сакланып калган төрле әсбаблар, батырлыклар өчен күрсәтелгән медальләрне укучылар кызыксынып карады. Балалар рәхәтләнеп уйнады, туп типте.Ахырдан Бөек Җиңүне каршылап өч тапкыр "Ура!" кычкырды. Күрше йорттан концерт карарга килгән бер әби:

Реклама

- Ничә көн өйдән чыкмый торган идем, тавышка чыктым әле менә, күңелле, балачагым исемә төште, безнең яшьлектәге җырлар яңгырады, диде. Хәзер "Балалар академиясе"ндә шөгыльләнүче яшьләр Казан шәһәре бәйрәменә әзерләнәчәк. Анда да ишегалларында төрле чаралар уздырырга ниятлиләр.

Бәйрәмнән күренешләр: (Эльвира Мозаффар фотолары)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: