Шәһри Казан

Балалар социаль челтәрдә теркәлә алмаячак?

Балаларның социаль челтәрдә теркәлү кагыйдәләре катгыйланырга мөмкин.

Дәүләт думасы депутаты Евгений Федоров 14 яшькә кадәрге балалар социаль челтәрдә әти-әниләре рөхсәте белән генә теркәлергә тиеш, дигән тәкъдим белән чыкты.

Реклама

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта социаль челтәрдә теләгән һәр бала теркәлә ала. Бу исә хокук бозучыларга яшьләрне теләсә нинди гамәлгә этәрергә мөмкинлек бирә, дип саный депутат.  

Әлеге тәкъдим РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаевка юлланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: