Шәһри Казан

Балаларны «Шаян ТВ» тәрбияләячәк

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистларга татар телендә тәүлек дәвамында эшләячәк «Шаян ТВ» балалар каналын тәкъдим итте. Аңа хәтле канал эшчәнлеге белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышкан иде. Республика җитәкчесе аны югары бәяләгән.

– Каналның төп максатын Президент үзе билгеләде. Ул белем бирү, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын популярлаштыру чарасы булачак, – диде Илшат Әминов.

1 февральдән «Шаян»ның кайбер тапшырулары «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-планета» каналларында эфирга чыгачак. Илшат Әминов сүзләренчә, бер елдан соң ул мөстәкыйль канал буларак эшләячәк. Эфирга чыгу өчен каналга шактый гына сумма акча кирәк.

– Финас ягы – иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Башка каналлар белән көндәшлеккә сәләтле контент булдыру өчен зур акчалар кирәк. Сыйфатлы тәрҗемә генә дә зур суммалар сорый. Әйтик, «Халкыбыз мирасы» тәрҗемә студиясе безгә «Фиксиклар» мультфильмын тәрҗемә итте. 52 серияле, 12 минуттан торган әлеге мультфильм 2 миллион сумга төште. Без үз тәрҗемәләребезне дә эшләргә җыенабыз. Студиябез дә бар. Дөрес, барлык персонажларның тавышын тәрҗемә итү шулай ук кыйммәткә төшәчәк, – ди Илшат Әминов.

Реклама

Татарчага тәрҗемә итү өчен япон мультфильмнарын алмакчылар. Япониядә, мәдәният елы уңаеннан, мультфильмнар «Шаян ТВ» өчен бушка биреләчәк. Ә тәрҗемә эшләрендә ярдәмгә эшсез калган татар теле укытучылары килергә мөмкин.
Каналда 20ләп оригиналь программа, татар телендә нәфис, фәнни-популяр фильмнар, мультфильмнар күрсәтәчәкләр. Алар белем бирү функциясен дә үтәячәк.

– Кызыклы проектларыбыз шактый, шуларның берсе – «Вәли» мультфильмы. улларын әти-әнисе, татар телен өйрәнсен дип, авылда калдыра. Малай белән төрле кызыклы вакыйгалар була. «Татарстан буйлап сәяхәт» дигән проект та уңышлы. Биредә Татарстанның үзенчәлекле урыннары турында сәяхәтнамә кебек сөйләячәкләр. Ләкин тәүлек дәвамында үзебезнең оригиналь тапшыруларны гына күрсәтә алмыйбыз. Шуңа күрә тапшырулар алты сәгать саен кабатланачак. Бу башка сәгать поясында урнашкан илләр өчен дә уңайлы булачак, – ди Илшат Әминов.

«Шаян ТВ» казах балалар телевидениесе үрнәгендә тормышка ашырылачак.
– Бүген Казахстанда телевидение һәм казах теле бик зур үсеш кичерә. Ил җитәкчеләре аларга зур акчалар бирә. Аларның матбугат министры ел саен төрле тапшырулар өчен грант уйната. Грантка лаеклы булганнарны бергәләп сайлыйлар, – ди җитәкче.

Балалар редакциясе «Болгар радиосы» бинасында эшли. Яңа каналны балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова җитәкләячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    289
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    645
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    333
    2
    2
  • 19 февраля 2018 в 16:43
    Корея кояшы астында безгә бәхет елмаермы?
    Җиңгән очракта – гимн, җанатарларга трибунадан болгар өчен флаг юк дип тормый инде спортчыларыбыз, акрынлап булса да, Олимпия медальләре өчен көрәшүен дәвам итә.
    54
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 19:08
    Жәвит Шакиров: «Зөлфиякәй - изоляциядә!» - Əле гастрольләрдән кайтып кергәнгә ике генә көн. Менә, беләсезме, безгә ял итәргә ярамый икән. Бераз эш режимыннан чыксаң, нәрсәдер була да куя!
    168
    0
    1