Шәһри Казан

Балаларның җәйге ялы буенча соравың булса

2 июль көнне "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә җәйге вакытта балалар һәм яшьләрнең ялын тәэмин итү, сәламәтлегенә кагылышлы темалар буенча гражданнарны кабул итү булачак.

Сорауларга Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җавап бирәчәк. Гражданнарны Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр кабул итәчәкләр. Ахырдан сәгать 13.00 гә кадәр муниципаль оешма җитәкчеләре, яшьләр үзәкләре вәкилләре һәм башка кызыксынган затлар катнашында әлеге темага түгәрәк өстәл узачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: