Шәһри Казан

Балеринасы да була, "чемодандагы музее" да килә

20 августта Казанның Серов урамындагы 8 йорт янында ишегалды бәйрәме була. Анда Киров, Мәскәү районнарының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, балалар өчен интерактив мәйданчык эшли, кызыксынучылар өчен күргәзмә һәм букроссинг булачак. Теләгән һәр кеше мастер-классларда катнаша ала, мәсәлән, кәгазь салфеткадан балерина эшләүдә һәркем узен сынап карый ала. Шулай ук рәсем ясау...

20 августта Казанның Серов урамындагы 8 йорт янында ишегалды бәйрәме була. Анда Киров, Мәскәү районнарының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, балалар өчен интерактив мәйданчык эшли, кызыксынучылар өчен күргәзмә һәм букроссинг булачак.

Теләгән һәр кеше мастер-классларда катнаша ала, мәсәлән, кәгазь салфеткадан балерина эшләүдә һәркем узен сынап карый ала. Шулай ук рәсем ясау һәм шахматта уйнау буенча осталыгыңны курсәтергә дә мөмкинлек булачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "чемодандагы музей" да кунаклар өчен мавыктыргыч булыр.

Бәйрәмдә Татарстан шагыйрьләре О.Левадная, С.Грунис, Д.Садыйкова, Н.Ишмөхәммәтов та чыгыш ясаячак. 17 сәгатьтә башланачак ишегалды бәйрәменә керү ирекле, дип хәбәр итә Татарстанның мәдәният идарәсе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: