Шәһри Казан

Балконда тәмәке тартучылардан күршеләре компенсация сорый ала

Россия Федерациясе Югары суды россиялеләрне балконда тәмәке тартучы күршеләрдән компенсация алырга хокуклы дип белдерде. Бу хакта Россия хокук һәм суд мәгълүматлары агентлыгы хәбәр итә, дип яза “Известия”.

Гамәлдәге закон балконда тәмәке тартучы гражданнардан төтен исе “яратмаган”нар файдасына рухи зыянны түләтүне таләп итү хокукы бирә.

Суд тарафыннан беренче шундый эш ике ел дәвамында каралды һәм канәгатьләндерелде. Новосибирск өлкәсендә яшәүче суд аша күршесен тәмәке тартудан тыярга омтылган. Нәтиҗәдә судка биргән ир-атка икенче йортка да күчәргә туры килгән, әмма ул суд аша 250 мең сум күләмендә компенсация таләп иткән, дип хәбәр итә «360» телеканалы. Тәртипкә утыртырга теләүче югары судка кадәр барып җиткән. Әмма балконда тарту тыела дигән сүз юк дигән җавап алган. Бары тик тәмәке төтененнән һәм аны куллану тәэсиреннән сәламәтлекне саклау өлкәсендә гражданинның хокукларын бозган өчен компенсация генә каралган.

Реклама

Судка бирүчегә компенсация 5 мең сум тәшкил иткән.

 

Татар-информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 12 января 2018 в 11:37
    Татарстанда яшь ананы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче кулга алынган Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
    327
    0
    0
  • 12 января 2018 в 14:42
    Эт елында этләнеп яшик?! Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.
    215
    0
    0
  • 12 января 2018 в 12:31
    Узган ел бәхетле булганбыз Яңа елга аяк басканда, узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар: бәяләр ни рәвешле уйнаган, без нихәтле яхшы яши башлаганбыз, тормыш дәрәҗәбез кай тирәдә икәнен чамалап тору кызык бит.
    109
    0
    0