Шәһри Казан

Балтачта - 2, Кукмарада - 5! (Коронавирус буенча яңа статистика)

Татарстанда коронавирусның узган тәүлектә 32 яңа очрагы теркәлгән, 32 кеше терелгән. Covid-19 эпидемиясе башланганнан алып республикада яңа төрдәге коронавирус инфекциясенең 5093 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән чирләп китүнең 32 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да әлеге чирне башка авырулар белән элемтә аркасында эләктергән.

«8 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», — диелә әлеге чир белән көрәш штабы хәбәрендә.

Реклама

Билгеләп үтелгәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь (11 кеше) һәм 50-60 яшь аралыгында (11 кеше) ачыкланган.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (20 кеше), Чаллыда (5 кеше) һәм Кукмара районында (5 кеше) теркәлгән. Балтач, Биектау, Яшел Үзәндә икешәр чирләп китү очрагы теркәлсә, Саба районында бер хаста булуы расланган.

Covid-19 эпидемиясе башланганнан алып республикада яңа төрдәге коронавирус инфекциясенең 5093 очрагы теркәлгән, 3949 кеше савыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: