Шәһри Казан

Балтачта балалар бакчасында министрны инглизчә сәламләп каршы алдылар

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Балтач бистәсенең 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы белән танышты. Балалар белән аралашып, аларның чыгышларын тамаша кылды. Инглиз һәм рус теле укыту төркемнәрендә сабыйлар кунакларны инглиз телендә сәламләп каршы алдылар. Министр укытучыларга үзенең киңәш-тәкъдимнәрен ирештерде: "Иң мөһиме - аралашу. Балалар чит телне үзләштерә башлаганда һәр...

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Балтач бистәсенең 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы белән танышты.
Балалар белән аралашып, аларның чыгышларын тамаша кылды. Инглиз һәм рус теле укыту төркемнәрендә сабыйлар кунакларны инглиз телендә сәламләп каршы алдылар.

Реклама

Министр укытучыларга үзенең киңәш-тәкъдимнәрен ирештерде: "Иң мөһиме - аралашу. Балалар чит телне үзләштерә башлаганда һәр яңа сүзне аңлап, белеп калырга тиешләр. Киләчәктә алар шуңа нигезләнеп камилләшәләр", - дип ассызыклады.

Энгель Фәттахов мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә нинди төр алымнар кулланылуы хакында кызыксынды, дип хәбәр итә Балтач районының "Хезмәт" газетасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: