Реклама
Бүген Казанның «Тулпар» спорткомплексында «Барс канатлары» инвалид коляскасындагы баскетболчылар командасының ачык тренировкасы узды. Алар 18-21 февраль көнне Татарстанда узачак Россия чемпионатына әзерләнә. Ярышлар Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә булачак.
Команданың тренеры Василий Кочетков белдергәнчә, әзерлек эшләре план буенча бара.
- Турнирга җитди әзерләнәбез, җәрәхәтләр юк. Максатыбыз бер генә - бары беренче урын. Төп кондәшебез Санкт-Петербург шәһәренең «БасКИ» командасы. Без алар белән еш бәрелешәбез, ләкин әлегә җиңгән юк. Быел җиңүгә өметләнәбез. Егетләр тырыша, әзерлек дәрәҗәсен уен күрсәтер, - диде Василий Кочетков.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз