Шәһри Казан

Башкала таксистын йокыга киткән пассажирын көчләүдә гаеплиләр

30 яшьлек машина йөртүче гаебен таныган. Җинаять эше кузгатылган.

Мәскәүдә таксист дус кызы белән төнге клубтан кайткан кызны көчләгән, дип яза “РИА Новости”.

Реклама

Вакыйга 1 декабрь көнне булган. Ике иптәш кыз шәһәр үзәгендәге клубтан өйләренә кайтырга чыккан. Моның өчен такси чакыртканнар һәм кайтканда машинада йокыга киткәннәр. 

Шуннан соң такси йөртүче машинасын бер йорт ишек алдына куйган да, пассажирларның берсен көчләгән. Кыз аңа каршылык күрсәткән һәм машинадан чыгып качарга өлгергән. Полиция хезмәткәрләрен дә зыян күрүче үзе чакырткан. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: такси
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: