Шәһри Казан

Башкортстанда беренче тапкыр кош сурәтле археологик һәйкәл табылган

Башкортстанның Әбҗәлил районында беренче тапкыр кош сурәте белән археологик һәйкәл табылган. Республикада элегәчә андый андый һәйкәлләр билгеле булмаган. Бу хакта “Башинформ”хәбәр итә.

Әлеге ачыш турында “Якты Күл мәдәни мирасы: таш гасыр чорыннан этнографиягә кадәр” түгәрәк өстәлендә хәбәр иткәннәр.

"Кырүзәк-2" археология һәйкәле Магнитогорскидан төньяк-көнбатышка таба 35 чакрымда Кырыкты сырты тирән тарлавыгында урнашкан. Горизонталь плитәдәге тар ярыкта металл корал белән кош сурәте төшерелгән. Сурәт мүк белән капланган булган.

Реклама

“Табыну урыны җирле халык мәгълүматы буенча табылды. Ул ике елга кушылган урында 40 метр биеклектәге кыя таштан гыйбарәт. Бу петроглиф стилистик яктан Урал һәм Көнбатыш Себер тимер чорындагы кошсыман идолга охшаш”,- дип сөйләгән археолог Никита Савельев

чыганак - tatar-inform.tatar 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: