Шәһри Казан

Башкортстанның Сибай халкын сөрем баскан

Башкорстанның Сибай авылы халкын сөрем баскан. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар урамга чыга алмый, 600дән артык кеше сәламәтлеге начарлануга зарланып хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Сибайдагы төтенгә халык ноярьдән бирле зарлана.

Хәзер чарасызлыктан кешеләргә битлекләр һәм күмер тарата башлаганнар. Битлекне даруханәләрдә паспорт белән бирәләр. 

Реклама

Мәктәп балаларына ярдәм итү максатыннан сөт бирергә дә җыеналар. 500ләп баланы сәламәтлекләрен ныгыта алсыннар өчен Кырым шифаханәләренә җибәрү күздә тотыла. Тикшерүләр күрсәткәнчә, сөрем Сибай тирәсендәге ташландык карьерда мәгъдән (руда) янып ятуы аркасында чыгып һаваны зарарлый.

Фото: www.bashinform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: