Шәһри Казан

Бассейннар төзелешенә 1,6 млрд сум бүленәчәк

Татарстан бассейннар һәм спорт заллары төзелешенә 1,6 млрд сум бүлеп бирәчәк. Универсаль спорт комплекслары Татарстанның авыл районнарында төзеләчәк, шуларның дүртесе файдалануга тапшырылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайты. 

Реклама

Тиздән район үзәкләрендә биш спорт залы һәм сигез ябык бассейн төзелеп сафка бастырылачак. Чирмешән, Апас, Чүпрәле һәм Лаеш районнарында спорт заллары инде төзелде. Шушы көннәрдә генә Казан янындагы Усад бистәсендә дә файдалануга тапшырылды. Бинаның беренче катында универсаль спорт залы, тренажерлар өчен зона, тренер бүлмәсе, табиб кабинеты, процедуралар бүлмәсе һәм башка кабинетлар урнашкан. Спорт залы актив шөгыльләнү, шул исәптән волейбол, баскетбол һәм башка спорт төрләре өчен махсус өслек белән җиһазландырылган. Республикада бассейннар да төзелә, алар Югары Ослан, Әтнә, Түбән Кама, Питрәч, Теләче, Апас, Мамадыш һәм Тукай районнарында ачылачак. 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотоcы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: