Шәһри Казан

Бауманга нинди туп куйганнар?

Әле шушы көннәрдә генә Казанның Бауман урамында туп сурәтендә павильон куйганнар иде. Күпләр аның нәрсә, ни өчен куелганлыгы белән кызыксынды?

Баксаң, әлеге туп эчендә 2018 елда Казанда узачак Бөтендөнья футбол чемпионатына талисман сайлау буенча тавыш бирү бара. Шундый ук туп рәвешендәге павильон Түбән Новгородта да куелган икән. Көз көне халыкның талисман хакында әйтелгән фикерләрен эшкәртәчәкләр. Нәтиҗәдә, бер талисман сайлап алыначак. Павильон Бауман урамында бары өч кенә көн эшләячәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: