Шәһри Казан

Байлар да елый: ялланган өй җыештыручы берничә ел дәвамында 236 мең доллар акча урлаган

Төмән өлкәсенең элеккеге губернаторы Леонид Рокецкийның Мәскәүдәге фатирыннан җыештыручы берничә ел дәвамында сейфыннан акча урлаган.

Рокецкийлар җиде ел элек өй җыештыручы яллыйлар. 42 яшьлек Светлана атнага берничә тапкыр килеп өй эшләрен эшли, хуҗалар белән яхшы мөнәсәбәттә була. Хуҗабикә берничә тапкыр гардеробтан әйберләр югалганын сизә, сейфтагы акча кими башлаганын күргәч шикләнүе тагын да арта. Шуннан соң ул бухгалтерия алып бара башлый, фатирда ире белән икәү генә яшиләр, сейф ачкычы да икесендә генә була.  

Реклама

Рокецкаяның улы видеокамера урнаштыра һәм Светлананың сейфны ачып акча алганы видеога языла. Хуҗабикә полициягә хәбәр итми, өй җыештыручы хатынга видеокамера алдында гаебен танырга тәкъдим итәләр һәм урланган акчаны кайтарып бирәчәге турында килешү язуы алалар.

2014 елда хуҗабикә ачкычларын өйдә онытып калдыргач, Светлана аларның күчермәсен ясата һәм берничә ел дәвамында сейфтан акча урлый. Галина Рокецкая исәпләвенчә, урланган акчаның суммасы – 236 мең доллар. Өй җыештыручы хатын акчаны Белоруссиягә – аңа өй салдыручы иптәш кызына, шулай ук Әстерхан белән Элистада яшәүче танышларына җибәрә, бергә яшәүче иргә машина сатып ала. Аның ике баласы барлыгын, шуларның берсе инвалид булуын истә тотып, хуҗалар карак хатынга акчаны кайтарып бирү өчен бер ел вакыт бирәләр. Әүвәл Светлана акчаны даими кайтарып бара, 36 меңен кайтаргач югала. Шуннан соң Рокецкийларның адвокаты Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: