Шәһри Казан

«Бәби тап, Казан!»

Казанда ел саен Россия Пенсия фонды бүлеге инициативасы белән «Бәби тап, Казан» («Рожай, Казань») бәйрәме уздырыла.

Быел әлеге фестиваль барлык балалы гаиләләрне 10 августта Казанның Горький паркына җыйды. Горький аланы кечкенә балалар, яшь гаиләләр белән тула торды. Балаларның күбесе уеннарга ашыкса, әти-әниләр лекция тыңларга җыелды. Уеннар мәйданчыгында әтиләре белән улларының футбол уйнау күренеше әлеге бәйрәмнең төп асылын ачып бирде кебек. Биредә нәниләр өчен барысы да булдырылган: сәхнәдә күңелле җырлар, тезелеп киткән уен зоналары.
“Балалар олылардан аермалы буларак, бүгенге көн белән яши белә” – дип башлады сүзен Пенсия фондының төбәк бүлеге идарәчесе киңәшчесе Станислав Голле.

Реклама

Ул шулай ук бәйрәмнең берничә өлештән торасын әйтеп үтте. Чара кысаларында балалар өчен мастер-класслар, аттракционнар, интерактив әкият уены, аквагрим һәм фотога төшү зоналары булдырылган. Ә йөкле хатын-кызлар өчен йога, ана капиталын алу һәм куллану буенча файдалы лекторияләр уздырылды. «Гаилә икътисады» лекцияләрен укырга махсус КФУ студентлары чакырылган иде.
Станислав Голле билгеләп үтүенчә, лекция темаларын ел саен үзгәртеп, яңартып торалар. Бу балалы әти-әниләргә күбрәк мәгълүмат бирү өчен эшләнелә. Быел чарада түбән керемле гаиләләр өчен ана капиталы алу мөмкинлегенә басым ясалды.


Рәфидә Галимҗанова

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: