Шәһри Казан

Бәбиләр өчен театр

Кичә Казанда үзенчәлекле театр ачылды. «ХОЧУТУДАГДЕ» бэби-театры иң кечкенәләр өчен исәпләнгән. Кичә Бауман урамындагы "Глобус" балалар үзәгендә беренче спектакльне дә күрсәттеләр.

Спектакльне хәтта 6 айлык сабыйлар да карый ала, ди. Ул 3 яшькә кадәр сабыйлар өчен каралган. Спектакльләр бәбиләр өчен махсус эшләнгән, балаларга дөньяны танып-беләргә өйрәтә. Россиядә мондый бэби- театрлар соңгы елларда бик популярлашкан икән. Кайбер шәһәрләрдә алар инде актив эшләп килә, ди.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: