Шәһри Казан

БДИ буенча соравың булса

Бүген РОСОБРНАДЗОР җитәкчесе БДИ сорауларына җавап бирәчәк. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы хәбәр итүенчә, Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов, башка белгечләр 2015 елда узачак бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы сорауларга ачыклык кертәчәк. Кайнар элемтә вакытында аттестат алу, югары уку йортларына керү өчен күпме балл җыярга кирәклеге, физик яткан мөмкинлекләре чикле кешеләргә нинди...

Бүген РОСОБРНАДЗОР җитәкчесе БДИ сорауларына җавап бирәчәк. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы хәбәр итүенчә, Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов, башка белгечләр 2015 елда узачак бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы сорауларга ачыклык кертәчәк. Кайнар элемтә вакытында аттестат алу, югары уку йортларына керү өчен күпме балл җыярга кирәклеге, физик яткан мөмкинлекләре чикле кешеләргә нинди ташламалар каралган, чит телләрдән имтихан тапшыру үзенчәлекләре, тагын башка күп кенә сорауларга җаваплар бирелер дип планлаштырыла. Сораулар ege@obrnadzor.gov.ru электрон сайтына да юлланган. Ә бүген исә сәгать 10.00дән +7 495 984-89-19 телефоны аша "кайнар элемтә"гә чыгып борчыган мәсъәләләрне ачыкларга мөмкин булачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: