Шәһри Казан

БДИга үзгәрешләр кертелә

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Рособрнадзор) һәм Иҗтимагый палата Бердәм Дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлаган. Рособрнадзор алар хакында 1 сентябрьгә кадәр хәбәр итәргә ниятли. Бу хакта "Татар-информ" "Известия"га сылтама белән хәбәр итә.

Реклама

"Рособрнадзор һәм Иҗтимагый палата синхрон рәвештә диярлек, бер атна аерма белән Бердәм Дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлады. Иҗтимагый палата мөрәҗәгатьләрне июль ае дәвамында кабул итә. Ай ахырында экспертлар нәтиҗә чыгара. Ә Рособрнадзор тәкъдимнәрне 11 августка кадәр ала, төзәтмәләрне 1 сентябрьгә кадәр эшләячәкләр", - диелгән басмада.

Басма ачыклаганча, үзгәрешләр процедураның үзенә кагыла: экзамен материаллары БДИ уздыру пунктларында басыла башлаячак, шулай ук рус теле, әдәбияты, химия, информатика буенча биремнәр төгәлләштереләчәк. Әгәр дә профильле ведомстволар педагоглар һәм ата-аналар фикеренә колак салса, 2022 елда чит телдән БДИ мәҗбүри булачак, дип җиткерә газета.

Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән үсеше буенча комиссия рәисе урынбасары Людмила Дудова әйтүенчә, "җитди реформа турында сүз бармый".

"Имтиханнарны камилләштерү буенча эш ул барлыкка килгәннән бирле бара. Беренче тәкъдимнәр безнең сайтка керә башлады инде. Бигрәк тә БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары фикере мөһим. Нигездә алар процедура өлеше буенча булыр иде дип фаразлыйм", - дип билгеләп үткән белгеч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    713
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    188
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    152
    0
    0