Шәһри Казан

“Бөек ефәк юлы” ачыла

23нче октябрьдә "Казан" милли-мәдәният үзәгенең күргәзмә залында "Бөек ефәк юлы" дип аталган күргәзмә ачыла.

Күргәзмәдә Кытай, Индия, Үзбәкстан, Казахстан, Төркия һәм Россия рәссамнәренең эшләре тәкъдим ителәчәк.

Реклама

Күргәзмәдә 60 картина, график композиция һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә.

Күргәзмә 22нче ноябрьгә кадәр эшли. Ачылыш 23нче октябрь көнне 15.00 сәгатьтә була. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: