Шәһри Казан

Белемле волонтерлар үстерү модага керде

2018 ел Россиядә Волонтер елы итеп игълан ителгән иде. Шул уңайдан Мәдәният министрлыгы һәм Роскультпроект «Мирас волонтерлары мәктәбе» («Школа волонтеров наследия») проектын игълан итте.

Әлеге проект үз эшен илнең 5 төбәгендә башлап җибәрде. Әлеге шәһәрләр арасында Казан да бар.
«Мирас волонтерлар мәктәбе» Казанда 25 октябрьдән башлап 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның турыдан-туры оештыручылары булып Волонтерлар хәрәкәте оешмасы һәм Казанның «Том Сойер Фест» тарихи торгызу фестивале партнерлары тора.

- Волонтерлар хәрәкәте, гомумән, бик актуальләште. Аеруча мәдәнияткә кагылышлы проектлар уңышлы башкарыла. 2015 елда башланып киткән «Том Сойер Фест» фестивале кысаларында Казанның 15 йорты төзекләндерелде.

150дән артык волонтер катнашты бу эштә. Безнең максат: «Мирас волонтерлары мәктәбе»ндә реставрацияләү эшенең нигезләрен өйрәтеп, мәдәни мирасларны төзекләндерү остазлары булган волонтерлар санын арттыру. Бу бит безгә дә, катнашучыларга да кулай. Волонтерлар бушлай белем ала, ул өлкәдә берникадәр, “скиллс”ларын үстерә, шул вакытта ук безнең рәтләргә тәҗрибәле кешеләр өстәлә. Мондый система Европа илләрендә гадәти күренеш. Шуңа күрә үзебездә дә әлеге проектны булдыру шатлыклы, - ди, Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре буенча ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.


«Мирас волонтерлары мәктәбе» үз эченә теоретик һәм практик өлештән торган укыту программасын алган. Катнашырга теләк белдергән һәрбер кеше 4 сәгать лекция һәм 7 сәгать практика узарга тиеш була. Дәресләр 20 кешелек группаларда барачак. 11 сәгатьлек уку программасын узган һәрбер катнашучыга сертифкат тапшырыла һәм алга таба белемнәрен тарихи һәм мәдәни объектларны төзекләндерү эшендә куллана алачак.

Реклама


- План буенча әлеге проектка 300 кеше җыябыз. Бүгенгә инде 270 кешенең гаризасын алдык. Шунысы кызык, Татарстан районнары гына түгел, башка төбәкләр, хәтта Польшадан килеп катнашырга теләүчеләр дә бар. Без мондый күрсәткечләр белән канәгать. Бу бит эшнең уңышлы башланып китүе турында сөйли. Ләкин нәтиҗә ясарга иртә әле. Гомумән, проект 2023 елга кадәр барачак дип исәпләнгән. Шуңа аның киләчәге бу елгы күрсәткечләрдән торачак, - ди сәнгать һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Забирова.
Лекторларга килгәндә, теория өлешен Рәсәй Реставраторлар берлеге әгъзасы - Ирина Карпова, сәнгать һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Забирова алып барачак.

Проектның практик өлеше Россия тимерчеләр берлеге әгъзасы Ян Тинчурин, химия фәннәре докторы Рөстәм Камалов һәм технолог-реставратор Рөстәм Бәширов тарафыннан башкарылачак. Укыту программасы Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты бинасында махсус аудиторияләрдә узачак. Курсларда волонтерларны металл, агач, таш кебек материаллар белән эшләү, реставрация эшенең нечкәлекләре, тарихи мирасларны саклауга караган норматив актлар белән таныштырачаклар.  

«Мирас волонтерлары мәктәбе»ндә 18 яше тулган һәркем катнаша ала. Моның өчен бары тик волонтерынаследия.рф сайтында алдан теркәлергә кирәк. Катнашу бушлай. Проектның ачылу тантанасы һәм беренче лекция бу атнаның җомгасы, ягъни 25 октябрь сәгать 15.00 КГАСУ бинасында узачак.


Алсу Мансурова

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: