Шәһри Казан

Бер көндә 10 кеше хастаханәгә эләккән! (яңа статистика)

Татарстанда COVID-19 йоктыруның 44 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе читтән ияреп кайткан, калганнары элемтә аша ияргән.

10 кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Авыручылар яшьләре буенча түбәндәгечә бүленә:

18 яшькә кадәр – 0
18дән 30га кадәр – 2
30дан 50гә кадәр – 14
50дән 60ка кадәр – 9
60тан 70кә кадәр – 13
70тән 80гә кадәр – 5
80нән 90га кадәр – 1
90нан югары – 0

Реклама

Яшәү урыннары буенча:

Казан – 19
Чаллы – 2
Бөгелмә – 2
Буа – 3
Югары Ослан – 1
Чүпрәле – 1
Яшел Үзән – 1
Кукмара – 1
Лаеш – 3
Питрәч – 3
Түбән Кама – 5
Балык Бистәсе – 1
Тукай – 1
Теләче - 1

2 ноябрь көненә Татарстанда коронавирус йоктыруның 8506 очрагы теркәлгән. 7570 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 38 кеше дәваланган.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: