Шәһри Казан

Беренче бала өчен пособие түләнә башлый

Дәүләт Думасы беренче яки икенче бала тугач түләнә торган пособиеләр турындагы закон проектын соңгы утырышта кабул итте, дип яза РИА Новости.

Ярдәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң балалары туган гаиләләргә күрсәтеләчәк. Әмма бу акчаны барысы да алмаячак, гаиләнең җан башына туры килгән кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китәргә тиеш түгел. Аның күләме һәр төбәктә үзенчә. Шулай да аның уртача күләмен исәпләп чыгарганнар. 2018 елда ул – 10 523, 2019 елда – 10 836, 2020 елда 11 143 сумны тәшкил итәчәк. Түләүләр бер елга билгеләнәчәк. Әлеге вакыт узганнан соң, яңадан гариза тапшырырга кирәк. Балага 1,5 яшь тулгач, акча бирүдән туктаячаклар.

Реклама

Пособиеләрне субъект хакимиятләре билгеләячәк. Шул ук вакытта алар әлеге вәкаләтләрне җирле үзидарә органнарына да тапшыра ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: