Шәһри Казан

Барганда - бер смс-рөхсәт, кайтканда икенче смс-рөхсәтне аласы була

Күпләрне кызыксындырган сорауга җавап алдык.

Белгәнегезчә, үзизоляция вакытында урамга чыгарга смс-рөхсәт алырга кирәк. Рөхсәт көненә ике тапкыр бирелә һәм аның вакыты бер сәгать итеп билгеләнгән.

Газета укучыларыбыздан бер сәгать эчендә сырхауханәгә яки Казанның икенче читендәге өлкән яшьтәге туганыбызга барып  кайтырга өлгермибез дип язучылар бар. Араларында вафат булган туганнарын җирләүчеләр дә юк түгел.

Реклама

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимовадан без әлеге сорауга ачыклык кертүне сорадык. Аның әйтүенчә, бер сәгать бару вакытын күз алдында тотылып бирелә. Сырхауханәдә булган вакыт моңа керми. Сырхауханәдән чыкканда тагын бер смс-рөхсәт алырга кирәк була.

“Җирләү мәсьәләсенә килгәндә, анда кеше күп булганга һәм шуңа өстәп олы яшьтәгеләр дә булса, саклану чараларын күрүне, алар белән якыннан контактка кермәүләрен сорыйбыз. 65 яшьтән узганнарның сәламәтлеген кайгыртырга чакырабыз” диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: