Шәһри Казан

Безгә ГМО кирәкми, безгә ГТО кирәк

Россиядә генетик яктан үзгәртелгән организмнар (ГМО) булган азык-төлек җитештерегә рөхсәт бирелмәячәк, андый продукцияне куллану ихтыяҗы да юк.

Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут әйткән бу турыда. “Российская газета” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Оксана Лут: ”Якын арада, хәтта якын киләчәктә дә без ГМОдан башка үзебезне туендыра һәм чит ил базарына авыл хуҗалыгы продукциясен озата алачакбыз. Безгә ГМО кирәк түгел”,- дигән.

Реклама

Россия авыл хуҗалыгы комплексын үстерүнең бишьеллык планы кысаларында, 5 миллион гектар гына түгел, ә 10 миллион гектар җирне сөрү әйләнешенә кертү ниятләнелә. Бу ГМО кулланмыйча да авыл хуҗалыгы җитештерү күләмнәрен арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Уңышны күтәрү максатында да эшләр бара. Сәүдә киштәләрендәге ГМО кулланылган продукцияне туктатып, җирле продукциягә ягъни үз илебез җитештерүчеләре продукциясенә урын бирү -максатчан бурыч.
Оксана Лут фикеренчә, ГМОның кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында әлегә бердәм аңлатма юк. Ләкин, трансгенлы продуктлар организм өчен хәвефле, дигән фаразлар бар. Министр урынбасары трансгенсыз продуктларны кулланырга киңәш итә.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да үзенең әңгәмәләрендә авыл хуҗалыгының ил халкын сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә бөтен мөмкинлекләре бар ди. Авыл хуҗалыгына тиешле финанслау да булса, без үзебезне генә түгел, ярты дөньяны азык-төлек белән туендыра алыр идек, ди депутат.
Безгә ГМО түгел, сыйфатлы ашамлыклар һәм спорттагы ГТО кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: